Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Бездән сезгә изге теләкләр»

Шәһәребездән махсус хәрби операциягә алынган ир-егетләр ике атналык ялдан соң, кабат киттеләр.

Аларны озатырга әти-әниләре, хатыннары, туганнары, дуслары һәм якыннары килде. Мобилизацияләнгәннәр, туган йортларыннан икенче тапкыр китү күпкә авыррак, дип әйттеләр. «Яхшы ял иттек. Гаиләләребез, әти-әниләребез белән күрештек. Санаулы көннәр бик тиз, сизелмичә дә үтеп китте. Якыннарың янында рәхәт, тик безгә кире китәргә вакыт, безне анда хезмәттәшләребез көтә һәм аларга безнең ярдәм кирәк», — диделәр хәрбиләр. 

Ир-егетләребезне озатырга Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та килде: «Командование куйган барлык бурычларны үтәп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Мин сезгә рухи яктан сынмаска, килеп туган сынауларның барысын да уңышлы үтеп чыгуыгызны һәм туганнарыгызның һәр нәрсәдә ярдәм итүен телим. Ышанырга, үзеңне сакларга һәм һәрвакыт изге эш башкарганыңны белергә кирәк. Уңышлар сезгә, егетләр!» — диде ул. 

Түбән Кама муниципаль районының мобилизация әзерлеге һәм халык иминлеге бүлеге башлыгы Раил Габидуллин да хәрби операциягә китүчеләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Ул сугышчыларның өйләренә исәнсау әйләнеп кайтуларын теләде: «Бүген монда басып торуыгыз өчен зур рәхмәт. Сез — безнең горурлыгыбыз. Сезгә дә, гаиләләрегезгә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Киләсе очрашуыбыз тулы составта булыр дип өметләнәбез. Сезнең, исәнсау әйләнеп кайтуыгызны зарыгып көтәбез!». 

Егетләрне озатканнан соң 14 көн ял итәргә хәрбиләрнең яңа төркеме кайтты. Солдатларны туганнары, башкарма комитет вәкилләре һәм хезмәттәшләре каршы алды. Ялга кайтучылар әйтүенчә, күбесенең теләге — гаиләләре белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрү.

Фото e-nkama.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев