Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бер көндә - өч авария

Узган ялларда Түбән Кама - Чистай трассасында өч авария булган. Өч кеше үлгән. Беренчел фаразлар буенча, юл фаҗигаләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу.

“Нива” йөртүчесе салонда кысылып калган. Коткаручылар машина ишеген кисеп, ир-атның гәүдәсен чыгармакчы булалар. Кызганычка каршы, шофер урында ук җан биргән. 

"Кама Аланы бистәсе ягына хәрәкәт иткән Mitsubishi машинасы каршы як полосага чыгып, Нива белән бәрелешкән. Безнең ил автомобиле шоферы урында ук һәлак булган, иномарка йөртүчесе һәм аның пассажирлары хастаханәгә озатылган", - ди Роман Булатов. 

Берничә сәгатьтән соң Түбән Кама - Чистай трассасында тагын бер  юл һәлакәте теркәлгән. Беренчел фаразлар буенча, УАЗ белән идарә итүче 66 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыгып, “Тойота” машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, “буханка” йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, чит ил автомобиле пассажирларына медицина ярдәме күрсәтелгән. Өченче фаҗига Сухрау авылы янында теркәлгән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев