Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бер хәсрәт «ана» биш көнлек баласын ташлаган

1 майда Химиклар урамының 9нчы йорт каршындагы төзелештә кемдер яңа туган, 5 көнлек кыз баланы ташлап калдырып киткән. Сары юрганга төрелгән исән сабыйны шул көнне кичке сәгать алтыларда дуслары белән уйнап йөргәндә Денис исемле малай күреп алган. Ул шунда ук урамнан узып баручы бер ирне туктатып, кечкенә бала табуы турында...

1 майда Химиклар урамының 9нчы йорт каршындагы төзелештә кемдер яңа туган, 5 көнлек кыз баланы ташлап калдырып киткән.

Сары юрганга төрелгән исән сабыйны шул көнне кичке сәгать алтыларда дуслары белән уйнап йөргәндә Денис исемле малай күреп алган. Ул шунда ук урамнан узып баручы бер ирне туктатып, кечкенә бала табуы турында әйткән. Бу ир телефоннан полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан.
Тикшерү барышында бу баланың биш көн элек дөньяга килүе ачыкланган. Аның балалар табу йортында тумаган булуы да билгеле. Иң гаҗәбе: таш өстендә 2-3 сәгать аунап яткан балага биредә иснәнеп йөрүче эт көтүе тимәгән. Бүгенге көндә әлеге кызның хәле яхшы, ул перинаталь үзәкле балалар дәваханәсендә реабилитация үтә.
Ә яңа туган баласын төзелешкә чыгарып ташлаган хәсрәт «ана»ны полиция эзли. Аның турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 02 яки 8-917-267-04-73 номерлары белән эчке эшләр идарәсенә шалтыратуларын көтәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев