Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бер атнада – өч янгын

Шәһәребездә бер атна эчендә берничә янгын очрагы теркәлгән. Берсе Бакый Урманче урамындагы «Олимп» сәүдә үзәгендә булган.

Бу хакта хәлнең шаһитлары социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Видеода өченче каттагы бер тәрәзәдән төтен чыкканы яхшы күренә. Вакыйга урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җиткән.
Ут шулай ук Тынычлык урамындагы кафеда да чыккан. Ачыкланганча, ялкын кухняда ризык әзерләнгәндә күтәрелгән. Кафедагы кешеләрне тиз арада урамга чыгарганнар, утны сүндергәч, кире керткәннәр.
Корабельная урамындагы 13 нче йортта кичен тагын бер янгын очрагы теркәлгән. Тулай торакның бер катында гомуми кухня яна башлаган. Бәхеткә, төтен исен сизеп алган кешеләр утны тиз сүндергәннәр. Әлеге хәлгә алар «бомж»ларны гаепли. Тикшерүчеләр фикеренчә, кухняга ут төрткәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X