Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Белгечләр ачыклаган ялган

Соңгы вакытта нәрсә ашаганыбызны белми башладык. Сыер мае дигәнебез - пальма мае кушып эшләнгән спред, сөт дигәнебез - өстәмәләр кушылган сөт эчемлеге. Тик аны гади күз белән чамалау кыен. Тәме буенча да белә алмыйсың. Кайвакыт ясалма май дигәнебез тәмлерәк тә булырга мөмкин. Ил җитәкчелеге ялган юллар белән азык-төлек җитештерүчеләрне ачыклап,...

Соңгы вакытта нәрсә ашаганыбызны белми башладык. Сыер мае дигәнебез - пальма мае кушып эшләнгән спред, сөт дигәнебез - өстәмәләр кушылган сөт эчемлеге.
Тик аны гади күз белән чамалау кыен. Тәме буенча да белә алмыйсың. Кайвакыт ясалма май дигәнебез тәмлерәк тә булырга мөмкин. Ил җитәкчелеге ялган юллар белән азык-төлек җитештерүчеләрне ачыклап, аларны җавапка тартырга кушканнан соң,. ниһаять, белгечләр моңа чик куярга уйлаган.
Кулланучылар хокукларын яклау идарәсе, үзе ачык-
лаган җитешсезлекләрне халыкка җиткерергә булды. «Кара исемлек»кә керүчеләрне рәсми сайтларына да (zpp.rospotrebnadzor.ru адресы буенча) урнаштырдылар.
Дөрес, ясалма юл белән дә төрле ризык җитештерергә ярый. Әмма бу хакта аның төргәгендә язылган булырга тиеш. Әмма җитештерүчеләр төргәккә бертөрле язып, нәтиҗәдә бөтенләй икенче төрле составтагы ризыкны сатуга чыгара.
Татарстанның кулланучылар хокукларын яклау идарәсе сәүдә нокталарына тикшерү үткәргәннән соң, түбәндәге җитеш-терүчеләрнең ялган продукциясен ачыклаган:
«Сытый кот» 18 процентлы эремчеге (җи-тештерүчесе - «Дармилк» җәмгыяте);
«Добрая буренка» 3,2 процентлы ультра-пастеризацияләнгән сөте («Саратов сөт комбинаты»);
«Добрая буренка» 3,2 процентлы пасте-ризацияләнгән сөте («Саратов сөт комбинаты»);
72,5 процентлы югары сортлы атланмай («Азнакай сөте»);
72,5 процентлы «Крестьянское» сары мае («Молочная индустрия»);
«Крестьянское» атланмае (шәхси эшмәкәр Леонтьев Евгений Александрович);
72,5 процентлы «Крестьянское» тозсыз атланмае («Молпродукт»).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев