Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бакчачылар зары

“Березовая Грива” бакчачылык ширкәтенә экологик фаҗига яный - участок хуҗалары әнә шулай дип чаң суга. Баксаң, биредә нефть чыгару өчен махсус җайланма урнаштырганнар, тик халык моңа риза түгел. Алар әйтүенчә, куркыныч сыекча җир кишәрлекләренә зыян китерергә мөмкин.

Башка эшләр каралмаганБакчачыларның моң-зарлары аңлашыла. Күп еллар буе эшләнгән хезмәт җимешләре юкка чыгарга мөмкин. Халык әйтүенчә, ике атна элек “Березовая Грива” ширкәтенә махсус техника китерелә, аның максаты - нефть чыгару, ди участок хуҗалары. 

"Скважина ясаганнар. Нефть чыгармакчы булалар. Без моңа каршы" - ди бакчачы Салих Гәрәев.

Участок мастеры белдерүенчә, эшчеләр берничә ел элек булган экологик фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшли.

"Консервацияләү һәм монтаж эшләре бетте. Иртәгә моннан китәчәкбез", - ди участок мастеры Марат Сираев. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев