Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бәйгегә йомгак ясалды

Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Раил Әсләмов “Әти-әнигә булышу” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Төп приз - үзәк мәчете макеты.

Камыр ризыклары пешерә, кирәк булса, утынын да яра, мунчасын да яга, сыерын да сава... Әдилә Корбанова - Түбән Чаллыдан. Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши. Әлеге видеода бу ачык күренә. Гаиләсенең таянычы, ярдәмчесе һәм ныклы терәге булган кыз “Әти - әнигә булышу” бәйгесендә җиңү яулый.

Җиңү бәхете Гадел Зиннәтуллинга да елмая. Егет тумышы белән Югары Чаллы авылыннан. Бүгенге көндә Түбән Кама көллиятендә укый. Ялларда - әти-әнисенә кунакка кайта. Кулдан килгәнче ярдәм итәргә тырыша.   

"Мин авылда тормасам да, ялларда туган авылыма кунакка кайтам. Әти-әниемә булышам. Булган эшләрне эшләп китәргә тырышам", - ди Гадел Зиннәтуллин. 

“Әти-әнигә булышу” бәйгесен Татарстан һөнәрчелек палатасы әгьзасы, хәйрияче Раил Әсләмов оештыра. Конкурсның шартлары буенча, авылда яшәүче балалар көндәлек тормышта нәрсәләр эшләвен видеога төшерергә тиеш иде: ашарга пешерү, идән юуу, кар көрү дисеңме... Төп бүләк – үзәк мәчете макеты. 

"Бәйгедә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әдилә һәм Гадел бик тырышканнар. Исемнәре дә бик матур. Котлыйм", - ди Раил Әсләмов. 

Раил Әсләмов әйтүенчә, “Әти-әнигә булышу” бәйгесендә җиңүчеләр күпләргә үрнәк. Мондый сәләтле, тырыш һәм ярдәмчел яшьләр булганда, безнең киләчәгебез – өметле кулларда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев