Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Айрат Хәйруллин сентябрь сайлауларында катнашыр өчен документлар тапшырды

22 июль көнне Айрат Хәйруллин округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул Дәүләт Думасына булган сайлауларда Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан катнаша. Айрат Нәҗипович көрәшнең җитди булачак аңлый, шулай да кәефе оптимистларча күтәренке: - Кәефем шәп, - диде ул безгә. - Бүген документларымны тапшырдым. Һәм асылда нәкъ менә бүгенге көннән...

22 июль көнне Айрат Хәйруллин округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул Дәүләт Думасына булган сайлауларда Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан катнаша.
Айрат Нәҗипович көрәшнең җитди булачак аңлый, шулай да кәефе оптимистларча күтәренке:
- Кәефем шәп, - диде ул безгә. - Бүген документларымны тапшырдым. Һәм асылда нәкъ менә бүгенге көннән сайлау алды көрәше башлана. Барысы да закон буенча, гадел барачагына, безнең округтагы һәр сайлаучының үз кандидатын сайларга мөмкинлеге булачагына ышанам.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бликин тапшырылган кәгазьләр исемлеген тикшерде һәм Айрат Хәйруллинның документлар пакетын кабул итеп алды. Ун көн эчендә комиссия кандидатның теркәлүе турында карар кабул итәчәк.
Айрат Хәйруллин киләсе парламент сайлауларына кандидатлыкка «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән территориясе буенча да, анда яшәүче халык саны буенча да иң зурларның берсе - Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан тәкъдим ителде.
- Сайлау кампаниясендә җиңәргә өметләнгән һәр кандидатның бурычы - халыкның төрле катлаулары мәнфәгатьләрен яклый
белү, - дип билгеләп үтте Айрат Нәҗипович. - Түбән Камада яшьләр бик күп, һәм бу яхшы күренеш! Шәһәрнең үсүе, экологик вазгыятьнең яхшыруы бик мөһим. Биредә туачак, аннан соң белем алачак һәр түбән камалыга үз туган шәһәрендә ихтыяҗ булырга тиеш.
Исегезгә төшерик, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар агымдагы елның 18 сентябрендә узачак һәм катнаш система - исемлекләр һәм бер мандатлы округлар буенча барачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев