Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Түбән Камага килде.

Ул Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин белән берлектә шәһәрнең берничә учреждениесендә, аерым алганда, 1 нче һәм 2 нче гимназияләрдә, Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында булды. 

1 нче гимназиядә «Ихлас» мәдрәсәсе һәм «Заря» лагереның презентациясе узды. Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов балаларга рухиәх-лакый, милли тәрбия бирүнең уникаль программасын тәкъдим итте. 

Марат Әхмәтов, гимназия эшен бәяләп, уку йортында педагоглар өчен сыйфатлы белем бирү һәм тәрбия эшен башкару мөмкинлеге бирә торган яңа уңай шартлар ачылган, диде. 

2 нче гимназиядә хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. М.Әхмәтовка гимназиянең шефлык карамагындагы 83 нче балалар бакчасын реконструкцияләү тәкъдиме белән чыктылар. Моннан тыш, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин бердәм белем бирү системасын булдыру идеясе турында сөйләде. Аның асылы — киләчәктә мәктәпләр балалар бакчаларының шефлары булырлык итеп, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын берләштерүдән гыйбарәт. 

Гимназиядә шулай ук милли мәгариф темасы да күтәрелде. «Туган телне өйрәнү гаиләдән, аннары балалар бакчасыннан һәм башлангыч мәктәптән башланырга тиеш. Мондый комплекслы эш безгә туган телебезне үстерергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Марат Әхмәтов.

Казан кунагы Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында да булды. Ул 2019 елда театр бинасына үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләрен карады. 2022 елда театрның кече залында 3D-маппинг урнаштырылган, аның ярдәмендә сурәтне стеналарга проекцияләргә мөмкин. 

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов белән очрашу барышында Түбән Камада милли-мәдәни үзәк булдыру турында да сүз булды. Бу хакта «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Наил Мосифуллин белдерде. Ул милли-мәдәни үзәкне 5 нче мәктәп базасында оештырырга җыенуларын әйтте. 

Әлбәттә, үсеп килүче буынга милли тәрбия бирүдә мәктәпләрнең һәм мәдәни учреждениеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез! Балаларны да, атааналарны да җәлеп итәрдәй булсын өчен, аларның эшчәнлеген өзлексез бер концепциягә берләштергәндә генә максатка ирешеп була.

Альбина Вәлиева фотосы.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев