Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зөлфәт Хәким әкияте буенча мультфильм төшереләчәк

«Туган батыр» әкиятенең бер китабы чыкты инде.

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк. Әкиятнең бер китабы чыкты, икенчесе быел тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Терра Анима» анимация студиясе генераль директоры Ирина Гребенникова сүзләренчә, беренче сезон 6-7 минутлык 52 сериядән торачак. 

Әкиятнең авторы Зөлфәт Хәким сүзләренчә, беренче сезон — беренче китап, дигән сүз түгел.

«Әкият һәм мультфильм өчен сценарий — төрле әйбер. Фильмда сюжет башка булырга мөмкин, ул китап буенча гына бара алмый», — диде ул "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев