Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зилә Вәлиева: Рәис — ул тарихи контекстлы татар сүзе

Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының яңартылган атамасы татар тамырларын һәм республика тормышындагы тарихи вакыйгаларны чагылдыра.

Татарстан җитәкчесенең яңа атамасының абруе, һәрхәлдә, әлеге вазифаны биләгән конкрет шәхеснең нәтиҗәле һәм продуктив эшеннән торачак. Мондый фикерне «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

«Рәис сүзе 19 гасырда, 20 гасыр башында да нәкъ менә югары вазифаи затка карата кулланылган. Мисал өчен, ТАССР Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәет-Галиев, аның варисы шулай ук рәис дип аталган. Шулай булгач, бу татар сүзе. Һәм аның ТР Конституциясендә беркетелүе, бүгенге шартларда туган сорауларны юкка чыгара дип уйлыйм», — дип аңлатты Вәлиева.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчесе абруеның асылы аның вазифасының формаль атамасыннан түгел, ә Татарстанның күпмилләтле халкы хакына аның реаль эшләреннән тора.

«Бу, барыннан да элек, безнең ике җитәкченең (Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев) шәхесләре, аларның Россия күләмендә һәм хәтта халыкара дәрәҗәдә гаять зур эшләре белән тәэмин ителә. Рөстәм Нургалиевичның быелгы сәфәрләр исемлеген карарга була, барлык ишекләр ябылгач, аның халыкара визитлары Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә партнерлар эзләүгә багышланган иде», — дип йомгаклады Зилә Вәлиева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X