Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ЮХИДИдә ял режимын үтәүне руль артында йоклауның иң яхшы профилактикасы дип атадылар

Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

“Транспорт чараларын йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки шул сәбәп аркасында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга, аларда юл хәрәкәте катнашучылар һәлак була яки җәрәхәтләнә", - дип билгеләп үтте ул.

Йөк автомобильләре һәм автобуслар белән идарә итү вакыты тугыз сәгатьтән артмаска тиеш", — дип искәртте полковник.

Казан дәүләт медицина университетының профессоры Эдуард Якупов билгеләп үткәнчә, арыганлык билгеләрен тоя башлаган вакытта машинаны туктатып, 15 минут булса да йоклап алу иң яхшы карар булачак.

Фото:архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев