Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе кәгазь купюраларда озак вакыт активлыгын сакларга мөмкин

Шуңа күрә банк хисабы аша исәп-хисап ясау яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, «Вектор» үзәге белгечләре вирусның кәгазь купюраларда – бер тәүлек, тимер акчаларда өч сәгатькә якын саклануын ачыклаган. «Коронавирус инфекциясенә юл куймас өчен кулдагы акча белән исәп-хисап ясаганнан соң кулларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә яки сабынлап юарга киңәш ителә», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда. Элегрәк Австралия үзәге тикшеренүчеләре белдергәнчә, вирус +20 градуста пыяла, виниль, тутыкмый торган корыч, кәгазь һәм пластик банкнотларда 28 көнгә якын яшәүгә сәләтлелеген сакларга мөмкин.

Фото

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев