Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шакирҗанов: Президент атамасын алмаштыру — махсус операция шартларында көчле карар

Махсус хәрби операция шартларында Татарстан Президенты вазифасын атамасын үзгәртү безнең барыбызның да федераль үзәк һәм безнең илкүләм лидер тирәсендә берләшүебезне күрсәтә.

«Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Советы рәисе, Әфганстандагы интернациональ сугышчы Рафаэль Шакирҗанов «Татар-информ» белән әңгәмәдә шундый фикерен әйтте.

«Махсус хәрби операция уздыру шартларында гәммәви хакимиятнең бердәмлеге принцибы актуальлек ала, һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге моны аңлый. Республиканың иң югары вазифаи затының атамасын үзгәртү — бу көчле карар һәм тышкы күзәтүчеләр өчен сигнал. Без моның белән федераль үзәк һәм безнең илкүләм лидер тирәсендә берләшүебезне аңлатабыз», — диде Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы.

Вазифа атамасын үзгәртү факты — ул юридик форма, дип өстәде Рафаэль Шакирҗанов.

«Рөстәм Нургалиевичның профессиональлеге, компетентлыгы, аның федераль дәрәҗәдә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә иң профессиональ сәясәтчеләрнең берсе булуына шик калдырмый. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында ул еш кына чит илләргә йөри. Әгәр Дәүләт Советы карар кабул итсә, бу безнең республика федераль закон чыгару кырында эшли дигән сүз», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан — Федерациянең терәк субъекты һәм илебезнең дәүләтчелеген, саклану сәләтен һәм куәтен ныгытуга зур өлеш кертә, дип ышана Рафаэль Шакирҗанов.

«Минемчә, татарстанлыларга вазифаи затның ничек аталуы түгел, ә республиканы кем җитәкләве һәм аның ничек эшләве мөһим. Рөстәм Нургалиевичның абруе шик тудырмый», — дип йомгаклады ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев