Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручылар килүен хәбәр итте

Мәскәүдән дүрт рейс белән кайткан пассажирларның үзлектән изоляциядә калуларын һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы Covid-19 авырулары булган рейсларны атады.

Мәскәүдән Казанга килгән өч авиарейс: SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276 (17 мартта) һәм SU 1278 (18 мартта) пассажирлары - риск зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 024 М рейсында, 6нчы вагонда килгән.

Оператив штаб әлеге рейслар белән килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үзлектән изоляцияләнеп, өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.

Югарыда аталган рейсларның пассажирларын территориаль сырхауханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев