Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта ТР тарифлар буенча Дәүләт комитетында аңлатма бирделәр
ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләү мәсьәләләре буенча гражданнарның кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген аңлатты.
Квитанциядә коммуналь һәм торак хезмәтләре өчен тарифлар, кулланылган күләмнәр, түләү суммасы һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Шул ук вакытта бу өлкәдә төрле ведомстволарның вәкаләтләре бүленгән.
Комитет коммуналь хезмәтләргә тарифларны җайга сала һәм контрольдә тота. Сүз җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, газ, электр энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында бара.
Әгәр квитанциядә күрсәтелгән тариф күләме яки аны куллану дөреслеге шик уята икән — нәкъ менә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шул ук вакытта квитанциядәге сумма тарифка гына түгел, кулланылган ресурсларның фактик күләменә дә бәйле. Мисал өчен: салкыннар чорында җылылык күбрәк тотыла, су яки электр энергиясе куллану арта, алдагы айлар өчен яңадан исәпләү кертелә.
ТР Дәүләт тарифлар комитеты киңәш итә: өстәмә түләүләр булдырмас өчен исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырыгыз.
Торакны карап тоту, агымдагы ремонт, күпфатирлы йорт белән идарә итү, капиталь ремонт үткәрү һәм башка торак хезмәтләре белән бәйле сораулар Тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкаләтләренә керми.
Мондый очракларда идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр җавап канәгатьләндермәсә яки бөтенләй булмаса, гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Белгечләр ассызыклаганча, билгеләнгән тәртипне үтәү мөрәҗәгатьләрне тизрәк хәл итәргә һәм кирәкле чараларны кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев