Түбән Кама идарәче компаниясе Татарстанда иң яхшысы дип танылган
Казанда күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмаларны сайлаганнар.
Конкурсны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткәргән.
Әлеге бәйгедә Түбән Кама «ПЖКХ-17 " идарәче компаниясе җиңү яулаган.
Моннан тыш, түбәнкамалылар 2021 ел нәтиҗәләре буенча ТКХ предприятиеләре арасында үткәрелгән "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсында иң яхшылары дип танылган.
Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «УЮТ-НК» – 1 нче урынны, «ПЖКХ-17» идарәче компаниясе 2 нче урынны яулаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев