Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама эшкуары санкцияләрнең бизнеста ничек чагылганы турында сөйләгән

Чимал, җиһазлар, чыгым материалларына бәяләр арту аркасында күп кенә эшмәкәрләр һәм предприятиеләр кыенлыклар кичерә.

Мәсәлән, “Түбән Кама икмәк комбинаты“ икмәк-күмәч әйберләрен төргәксез генә китерергә тәкъдим иткән, ә кайбер бизнесменнар үз продукциясенең ассортиментын үзгәрткән.

Эшмәкәр Илнар Сираевның үз пекарня челтәре бар. Элек ассортимент 100 берәмлеккә якын продукция тәшкил иткән, хәзер 60ка кадәр киметелгән. Соңгы берничә атна эчендә сыер итенең килограммы уртача 250 сумга кыйммәтләнгән. Шул сәбәпле, эшмәкәргә аны тавык итенә алмаштырырга туры килгән. Әзер продукциягә дә бәяләр бераз арткан.

 

 

"Чималның бәясе 40-70% ка арткан, без 5% ка гына күтәрдек. Ипи hәм сөт бәясен бөтенләй үзгәртмәдек », - дип сөйли Илнар Сираев.

Әмма продукциянең ассортиментын киметү аркасында сатып алучылар кимемәгән. Кешеләр яңага ияләшәләр, гадәти товарларга альтернатива табалар.

Хәзер Түбән Кама икмәк һәм сөт комбинатлары да кыенлыклар кичерә. Санкцияләр аркасында чималның бәясе арткан. Предприятиеләрнең хәзер этикеткалар һәм төргәкләр сатып алуда кыенлыклары бар.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очрашуда әлеге предприятие җитәкчеләре үзләренең проблемаларын сөйләгәннәр. “Түбән Кама икмәк комбинаты” кайбер учреждениеләргә үз продукциясен төргәксез, әмма санитар нормаларын үтәп китерүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Башкарма комитет җитәкчесе әлеге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителәчәк дип ышандырган.

Бәяләр мониторингы белән Федераль антимонополия хезмәте һәм прокуратура шөгыльләнә, әмма бөтен җирдә дә чимал бәясе үсешен туктатып торуы әлегә кыен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев