Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк. Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод сөйләде.

«Алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлаучы“ программасы кулланылачак, җитди сәбәбе булганнарга өйдә тавыш бирү булачак, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде», - диде эксперт.

Эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план буенча уза: 29 февральдә Словакиядә парламент сайлаулары, 2 мартта – Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы өзеклекләрсез узды.

«Дөньяда сайлау процессларының тулы параличы турында сөйләргә ярамый. Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде», - дип искәртте Александр Брод.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X