Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат
Туганнарына кызы Әлфия хәбәр иткән.
Бүген 84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә — туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте», — диде гаиләнең килене Ләбибә ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартта Кама Тамагы районнын Иске Барыш авылында туган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев