Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның Әтнә районында, фермада янгын чыгып, 25 бозау һәлак булган

Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Әтнә районының Түбән Көек авылында терлекчелек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, бозау абзарының эчке яктагы тактадан эшләнгән бүлемнәренә ут кабуын ачыклаган. Янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре 85 бозауны эвакуацияләгән.

Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында барлыгы 25 бозау һәлак булган.

Фото: ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев