Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның 19 районында биологик калдыкларны утильләштерү проекты эшли башлады

Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала.

2014 елда Татарстанның Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны ТР Алабуга муниципаль районындагы «Серия» заводында утильләштерү өчен җыю һәм чыгару буенча пилот проект эшләтеп җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Бу ел башыннан проектны республиканың 19 районын үз эченә ала. Быел биологик калдыкларны һәм контейнерны җыю машиналары тагын 17 районга килеп җитәчәк. 2021 елга республиканың барлык районнарын тулысынча тәэмин итү планлаштырыла.

Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә эшләнгән «Экология» милли проекты гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычлары-каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү һәм алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын күмүгә тыелган барлык калдыкларны икенчел эшкәртү өчен шартлар тудыру.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев