Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлыларга язның республикага кайчан киләчәге турында сөйләделәр

Соңгы көннәрдә Татарстанда көннәр шактый салкын тора.

Республиканың кайбер районнарында төнге сәгатьләрдә термометр баганалары −25 градустан түбән төшкән.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев татарстанлыларга язны кайчан көтәргә кирәклеген сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, әлегә язгы җылыларның килүе турында сөйләргә иртәрәк. Гадәттә, яз март ахырында-апрель башында, уртача көндәлек һава температурасы 0 градустан арта башлагач килә. 

Шулай ук Әүхәдиев «Татарстан-24» телеканалы белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, беренче яз ае климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Уртача һава температурасы −3,3 градус.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев