Татарстанлылар зиратларга атнага бер тапкыр йөри ала
Татарстан Министрлар Кабинеты цифрлы пропусклар системасына үзгәрешләр кертте.
Әйтик, 6 майдан зиратларга бару өчен цифрлы пропусклар барлыкка киләчәк, бу дүртенче максат булачак.
Исегезгә төшерәбез, элек SMS-пропусклар системасында 4 нче максат - «җирләүләрдә катнашу» дигән иде, аны «зиратларга бару»га алыштырдылар.
Бу максат буенча пропускны онлайн рәвештә рәсмиләштерергә, шулай ук 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрергә мөмкин. Пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин булачак. Ул бер сәгать гамәлдә булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев