Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлылар бу атнада бер көнгә күбрәк ял итәчәк

Җомга көнне - Ураза гаете.

Бу атнада Татарстан халкы бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Ураза бәйрәмендә — җомга, 21 апрель, ял көне булачак.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. 

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. 

Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә, Корбан бәйрәме көнендә татарстанлыларны тагын бер өстәмә ял көтә. Бу даталарны Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән билгеләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев