Татарстанда җылы һава торышы киләсе сишәмбегә кадәр сакланачак
Явым-төшем ихтималы аз.
Татарстанда җылы һәм коры һава торышы атна азагына кадәр һәм якынча дүшәмбе һәм сишәмбе дә сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Синоптиклар аңлатуынча, безнең төбәк антициклон йогынтысында, шуңа күрә территориядә явым-төшем ихтималы аз. Бары тик 16 сентябрьдә генә урыны белән яңгыр көтелә. Җомгадан якшәмбегә кадәр, 15-17 сентябрьдә, һава температурасы төнлә +4..+10 градус, якшәмбе +18..+24 градус булачак.
Якынча мәгълүматлар буенча, 18 сентябрьдә көндез һава температурасы +18..+23 градус, 19 сентябрьдә +15..+20 градус була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев