Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда урманнарга бару вакытлыча чикләнә

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Татарстанда гражданнарның урманнарга баруына һәм транспорт чаралары белән керүенә 21 көнлек чикләү кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Зарарлы организмнар чыганакларын бетерү чаралары уздырылу сәбәпле, урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында гражданнарның урманнарга баруын, транспорт чаралары керүен һәм урманнарда билгеле бер эш төрләрен башкаруны 21 календарь көненә чикләргә», — диелә хәбәрдә.

Чикләүләр Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Спас, Ютазы һәм Лениногорск районнарында кертелә.

Карар нигезендә, район башлыклары җирле халыкка тыю һәм эшкәртү үткәрү турында хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук алар эчә торган су чыганакларын препаратлар эләгүдән саклау буенча чаралар күрергә тиеш була.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев