Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 дан 68 кеше савыккан
Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган.
Расланган диагнозлы 375 кеше стационарда дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган.
Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.
Узган тәүлек өчендә савыгучы кешеләр арасында:
Казанда - 35, Яр Чаллыда - 9, Теләче районында – 6, Түбән Кама районында - 4, Биектау районында – 4, Чүпрәле районында – 2, Лаеш районында – 2, Саба районында – 2, Арча, Кукмара, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев