Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда тирес чокырына төшкән кондызны коткарганнар

Хайван тышкы яктан зарарланмаган.

Әтнә районында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хәлсезләнгән кондызны тирес чокырыннан коткарган. Бу хәл турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.

Койма аша үтеп, кондыз тирес чокырына эләгә һәм, ничек кенә тырышса да, үзлегеннән чыга алмый. 

Урынга килеп җитеп һәм тоту өчен махсус боҗра кулланып, белгечләр бичараны чокырдан имин генә чыгаралар.

Хайван тышкы яктан зарарланмаган. Белгечләр кондызны Ашыт елгасы кушылдыгына җибәрәләр.

Фото: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев