Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан табиблары бер төн эчендә ике баланы үлемнән алып калган

Бу хакта республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ДРКБ табиблары бер төн эчендә Татарстанның төрле районнарындагы ике баланы коткарган. Бу хакта больницаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очрак Әлмәттә булган. Анда сигез яшьлек кыз өендә өй эшләрен үтәп утырганда, ручкасы белән уйный һәм каләмнең колпачогы кызның үпкәләренә эләгә.

Табиблар Әлмәткә барып җиткәндә, Лениногорскидан чакыру килә. Анда ике яшьлек бала чикләвек белән тончыга. Шалтырату вакытында ул инде авыр хәлдә реанимациядә була.

Ике очракта да табиблар үз бурычларын уңышлы үти һәм кечкенә пациентларның үпкә һәм сулыш юлларыннан чит предметларны чыгара.

Фото: ДРКБның матбугат хезмәте

Моңа кадәр без Түбән Кама хастаханәсендә ОРВИ авырулары арту сәбәпле чикләүләр кертелде, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев