Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю өчен махсус сайт эшли башлады
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр иткән.
Аның сөйләвенчә, бу сайтта РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү шартлары турында барлык мәгълүмат урнаштырылган. Анда гамәлдәге түләүләр, ташламалар, социаль гарантияләр турында белергә, шулай ук онлайн гариза калдырырга мөмкин. Заявка биргәннән соң белгечләр кандидат белән элемтәгә кереп, барлык сорауларга җавап бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 1нче гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүче гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,9 млн сумга кадәр арттырылды. Бу — илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе, ә Идел буе федераль округында иң зур сумма. Шулай ук, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан 3 меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт төзүче гражданнар өчен 117 номерлы аерым кайнар элемтә линиясе ачылган. Моның өчен 117 номеры буенча шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел таләпләргә туры килсә, аның шәхси мәгълүматлары сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырылачак.
Яңа гаскәрләрдә солдатлар пилотсыз очучы аппаратлар, йөзүче һәм хәрәкәт итүче техника белән идарә итәчәк. Бу исемлеккә «Герань», «Странник» дроннары да, экипажсыз катерлар да керә.
Бу гаскәрләрдә контракт шартлары башкача. Төп аерма — хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты — бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр башка гаскәрләргә күчерелми, әзерлек кимендә ике ай дәвамында Татарстан һәм күрше төбәкләрдә узачак.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белеп була. Кандидатлар контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52.
Моннан тыш, 8 (800) 222-59-00 һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев