Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 19 мең сумнан артып киткән

Республикада картлык буенча иминият пенсияләре 2 989 сумга артты.

Татарстанда 2022 ел ахырына пенсияләрнең уртача күләме 19,4 мең сумга җиткән. Бу турыда сишәмбе көнне узган коллегиядә социаль фондның республика бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу Идел буе федераль округында иң зур күрсәткеч.

Индексацияләр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсияләре 2 989 сумга артты, диде Вафин.

Ул искәрткәнчә, 2023 ел башыннан иминият пенсияләре 4,8% ка индексацияләнгән, апрель аенда социаль пенсияләр дә 3,3% ка артачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев