Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда пәнҗешәмбе көнне секундына 24 метрга кадәр көчле җил көтелә

Һава температурасы +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар Татарстан халкын 12 октябрьдә көчле җил турында кисәтә. Гидрометеоүзәк фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр җитәчәк.

Республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә татарстанлыларга реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренмәскә киңәш итәләр.

Пәнҗешәмбе, 12 октябрьдә, көндез яңгыр, урыны белән кар явуы ихтимал. Һава температурасы +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев