Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре транспорт салымыннан азат ителәчәкләр
Ташлама салым түләүче үзе сайлаган бер транспорт чарасына бирелә.
Татарстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, шулай ук өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 18нче утырышында хәбәр иттеләр.
«2022 елдан башлап, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре транспорт салымын түләүдән азат ителде. Ә Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, шулай ук өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән кешеләр өчен бу ташлама 2026 елдан гамәлгә керәчәк», - дип белдерде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев.
Ташлама бер транспорт чарасына гына бирелә: кайсы транспорты өчен түләмәячәген салым түләүче үзе хәл итә ала.
Камил Ногаев аңлатканча, әлеге категория гражданнар өчен транспорт салымы ташламалары бирү федераль законнар белән җайга салынганлыктан, төбәк законында шундый ук норманы саклау артык. Моңа бәйле рәвештә, нормалар кабатланмасын өчен, «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев