Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда машиналарның техник карау бәясен арттырырга телиләр

3 ноябрьгә кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Татарстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан автомобильләрне техник карау өчен түләүнең чик күләмен арттырырга җыеналар. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карар проектын Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты әзерләгән. 3 ноябрьгә кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза узачак, дип яза «Татар-информ».

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булмаган җиңел автомобильләр, ягъни M1 категорияле транспорт чаралары өчен техник карауның максималь бәясе 913 сумнан 1022 сумга кадәр артачак.

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булган автомобильләрне (максималь массасы 5 тоннадан артмый), ягъни M2 категорияле транспорт чараларын техник карау 1563 сумнан 1749 сумга кадәр кыйммәтләнә.

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булган (тулы массасы 5 тоннадан артык) автомобильләрнең, ягъни M3 категорияле транспорт чараларының бәясе дә арта — 1888 сумнан 2113 сумга кадәр.

Йөк ташу өчен билгеләнгән һәм максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган автомобильләр, ягъни N1 категорияле транспорт чаралары өчен техник карауның максималь бәясе 999 сумнан 1118 сумга кадәр артачак.

Үз чиратында, йөк ташу өчен билгеләнгән һәм тулы авырлыгы 3,5 тоннадан зуррак, әмма 12 тоннадан артмаган автомобильләр, ягъни N2 категорияле транспорт чараларын техник карау бәясе 1821 сумнан 2038 сумга кадәр артачак.

Йөк ташу өчен билгеләнгән һәм максималь авырлыгы 12 тоннадан артык булган автомобильләр, ягъни N3 категорияле транспорт чараларын техник карау 1966 сумнан 2200 сумга кадәр кыйммәтләнә.

Башка категориядәге транспорт чараларына, шул исәптән L — мототранспорт чараларына техник карау үткәргән өчен түләүнең чик күләме дә үсә (321 сумнан 359 сумга кадәр).

Үзгәрешләр «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законы, Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябрендә 1434 санлы карары һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2022 елның 30 июнендә 489/22 санлы боерыгы белән расланган техник карау үткәргән өчен түләүнең чик күләмен исәпләү методикасы нигезендә кертелә.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына йөкләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев