Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мәдәниятне үстерүгә илкүләм проект буенча 1,2 млрд сум юнәлдерелгән

Шуларның 457 миллионы республика бюджетыннан алынган.

2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларындагы чараларга 1,2 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуларның 457 миллионы республика бюджетыннан алынган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчаларның күп өлеше төзелеш һәм реконструкциягә, шулай ук мәдәни учреждениеләрне җиһазлауга киткән. Мәсәлән, Түбән Камада кинотеатры бинасын театр комплекс итеп үзгәртеләр. Биредә хәзер яшьтамашачы театры урнашкан.

Калган финанслауны иҗади проектларга, мәдәният хезмәткәрләрен укытуга, фестивальләр үткәрүгә, виртуаль концерт заллары булдыруга һәм цифрлы форматта мәдәни чаралар үткәрүгә юнәлдерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев