Татарстанда кызамык белән авыруның 92 очрагы теркәлгән
Авыручыларның 43е — балалар.
Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, 2023 ел башыннан Татарстанда кызамыкның (корь) 92 очрагы теркәлгән. Беренче очрак 5 февральдә ачыкланган.
Бу хакта пәнҗешәмбе көнне матбугат конференциясендә ведомствоның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Авыручыларның 43е — балалар. Төбәктәге авыру белән бәйле хәлне чиновник тотрыклы дип бәяләде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев