Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

Татарстанда «Кадрлар» проекты буенча яңадан укыту башланды: гаризалар кабул ителә

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңадан укытуга гаризалар кабул итү башланды.

«Россия эше» порталында республикада яшәүчеләр өчен 32 белем бирү программасы эшли башлады. Яңа белгечлекләр һәм юнәлешләр киңәйтеләчәк, шулай итеп, якын арада һөнәри күнекмәләрен яңартырга яки яңа компетенцияләр алырга теләүчеләр өчен даими рәвештә яңа мөмкинлекләр ачылып торачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, әлеге укытулар хезмәт базарында актуаль булган, югары ихтыяҗлы һөнәрләр, эш позицияләре һәм белгечлекләр исемлеге буенча оештырыла. Бу юнәлешләр арасында бухгалтер, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-программалар белән эшләүче, автобус һәм йөк машина йөртүчеләре, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтүбелгечләре, тегүче һәм башка бик күп һөнәрләр бар.

Яңадан укыту курсларында катнашу өчен, «Россия эше» порталында онлайн-гариза калдырырга һәм аннары кадрлар үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү консультациясен узарга кирәк. 2026 елда барлыгы 7,6 мең татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла.

Яңадан укытуга керешү өчен «Россия эше» порталында гариза бирергә һәм кадрлар үзәгендә һөнәри юнәлеш алырга кирәк. 2026 елда барлыгы 7,6 мең татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев