Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда йомырканың дистәсе 130 сумнан артты

Шул ук вакытта, кайбер продуктларның бәясе төште.

Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 декабрьдә, йомырка янә иң нык кыйммәтләнгән продукт булды. Аның дистәсе, 5,7 процентка артып, 130,4 сумга җитте. Помидор 5,37 процентка кыйммәтләнде, хәзер аның бер килограммы 196,1 сум тора. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ».

Моннан тыш, кыяр — 3,65 (бер килограммы — 175,41 сум), бәрәңге — 2,78 (22,9 сум), сарык ите — 1,46 (651,87 сум), ярымысланган колбаса 1,47 процентка (569,89 сум) кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта, кайбер продуктларның бәясе төште. Әйтик, кишер — 2,37, пешкән колбаса, эремчек, тоз һәм тары ярмасы 2 процентка арзанайды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев