Татарстанда яшәүче яшьләр өчен мөһим мөмкинлек: «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесе яңадан башлана
Әгәр сез – Татарстан Республикасында яшәүче, 35 яшькә кадәр актив һәм иҗади яшь кеше булсагыз, сезне «Росмолодежь. Грантлар» программасының чираттагы конкурсында катнашырга чакырабыз.
Бу – сезнең уникаль идеяләрегезне тормышка ашыру өчен зур мөмкинлек, чөнки җиңүчеләргә үз проектларын исәпкә алып, 1,5 миллион сумга кадәр акчалата грант тапшырылачак.
Әлеге бәйге – яшь буынны алга этәрү, аларның уй-фикерләрен, инновацион хезмәтләрен илнең уңышлы үсешенә юнәлтү максатыннан оештырыла. Узган 2025 елгы конкурс зур уңыш казанып, Россиянең 89 төбәген колачлаган иде. Быел исә, зур шатлыклы яңалык буларак, конкурс эгидасына Абхазия вәкилләре дә кушылды. Бу масштаблы чара – «Яшьләр һәм балалар» дип исемләнгән илкүләм проектының аерылгысыз бер өлеше, ул яшьләребезгә һәръяклап үсү, белем алу һәм үзләрен тормышка ашыру өчен яңа юллар ача.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үз чыгышында болай диде: «Бу – безнең яшьләр өчен зур казанышлар ясарга, үзләрен күрсәтергә һәм җәмгыять өчен мөһим булган проблемаларны чишәргә этәрүче искиткеч мөмкинлек. Безнең республика «Росмолодежь» грантларын җәлеп итү буенча Россиядә алдынгы биш төбәк арасында булуы белән горурлана. Шуңа күрә, мин ышанам, быел да Татарстан яшьләре бу мөһим процесста актив роль уйнар».
Узган «Росмолодежь. Грантлар – 1 сезон» бәйгесенең йомгаклары да күңелле булды. 2025 елның 14 февраленнән 23 мартына кадәр узган әлеге чарага Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән безнең Татарстаннан 20 меңгә якын гариза кабул ителде. Алар арасында Татарстан яшьләре 638 проект тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, 1,4 меңнән артык проект җиңүче дип табылды, аларның 47се – безнең республикадан. Бу яшьләр барлыгы 27 миллион сумлык грант отып, үз хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеген алды.
Җиңүче булырга мөмкинлек – хәзер сезнең кулда!
Гаризаларны тапшыру өчен соңгы сроклары: 2026 елның 27 февраленнән 15 апреленә кадәр. Проектларыгызны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) рәсми сайты аша җибәрегез.
Конкурста катнашу өчен нинди шартлар бар?
Сезнең командагызның җитәкчесе һәм барлык катнашучылары 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булырга тиеш.
Элекке елларда җиңүче булган булсагыз да, яңадан катнашырга мөмкин.
Таләп ителгән 18 номинациянең берсе буенча сезнең уникаль проекытыгызны тәкъдим итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев