Татарстанда ялларда -8 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Татарстанда якын көннәрдә тотрыксыз һава торышы булачак.
Татарстанда якын көннәрдә атмосфера басымының кискен үзгәрүе белән бәйле тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 24 октябрьдә, республикада айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем булырга мөмкин. Яңгыр, кар, җепшек кар һәм томан. Секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин.
25 октябрьдә циклон көнчыгышка китә һәм Татарстанга югары атмосфера басымы йогынтысы таралачак. Җил төньяктан, төнлә республиканың көньягы һәм көнчыгышында кар, урыны белән буран булырга мөмкин, әмма көндез явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары төнлә −6..-1 градуска кадәр һәм көндез −2..+2 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар юлларны кар басу һәм бозлавык турында кисәтә.
26 октябрьдә явым-төшем ихтималы кими, әмма температура тәүлек дәвамында алдагы көндәге кебек булачак.
27 һәм 28 октябрьдә һава торышы үзгәрмәс дип фаразлана. Явым-төшемнәр ихтималы аз. Температура төнге сәгатьләрдә −8..-3 градуска кадәр, ә көндез −3..0 градуска кадәр көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев