Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда ялларда 3 градуска кадәр җылытачак

Республиканың кайбер районнарында буран чыгуы ихтимал.

Республика инде берничә көн актив көньяк циклоннары йогынтысында. 20-23 ноябрьдә төбәктә 19-42 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән — бу айлык норманың 42-127 проценты. Әмма циклон көнчыгышка таба күчкәч, Татарстанда югары атмосфера басымы йогынтысы көчәйде, бу алдагы төннең һава торышында да чагылачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Ял көннәрендә атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында кар, җепшек кар, яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр фаразлана. Республиканың кайбер районнарында буран чыга, томан һәм бозлавык була. 25 ноябрьдә төнлә һава температурасы −4..-12 градус, көндез −3..+1 градус, якшәмбе төнлә −2..-7 градус, көндез исә 0..+2 градус тәшкил итә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразы нигезендә, дүшәмбе төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем көтелми һәм +3 градуска кадәр җылы була.

Сишәмбе төнлә явым-төшем ихтималы аз (-1..-6 градус), көндез исә республика аша атмосфера фронты узачак һәм бераз кар явачак (0..-3 градус).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев