Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта

Эпидемия бусагасы 18,2% ка арткан.

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Хәзер республикада эпидемия бусагасы 18,2% ка арткан.

30 гыйнварга ТРның 202 мәгариф учреждениесендә укыту процессы өлешчә яки тулысынча туктатылган, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда.

Ата-аналарга ОРВИ билгеләре булган балаларны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрмәскә, шулай ук җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш итәләр. Хәзер Татарстанда гриппка каршы 1,8 миллионнан артык кешегә прививка ясалган, шуларның 400 меңнән артыгы балалар.

Татарстанлыларга кешеләр күп җыелган урыннарда медицина битлекләрен куллану, бүлмәләрне ешрак җилләтү һәм юып чыгару, күбрәк витаминнар куллану, ә авыру билгеләре булганда өйдә калу һәм табибка мөрәҗәгать итү зарурлыгы турында искә төшерәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев