Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» акциясе 20 майда узачак
Республика музейларында кызыклы экскурсияләр, күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар әзерләнәчәк.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» акциясе быел 20 майда узачак.
Чараның төп темасы Педагог һәм остаз елы хөрмәтенә «История и истории» булачак.
«Хәтерне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклаудан тыш, игътибар үзәгендә геройлар, остазлар, вакыйгалар, коллекцияләр, фәнни ачышлар турында шәхси хикәяләр дә булачак», — дип хәбәр итте РФ мәдәният министры Ога Любимова үзенең Telegram-каналында.
Республика музейларында кызыклы экскурсияләр, күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар әзерләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, акция уздырылган көнне бөтен Россия буенча музейлар эш режимын озайта, ә кайберләре төн буе кунаклар өчен үз ишекләрен ача. 2015 елда «Музейлар төне» федераль статус ала һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үзәкләштерелгән рәвештә үткәрелә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев