Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Бу — планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә.

Быелның тугыз ае эчендә Татарстанда 650 671 өлкән кеше диспансеризация үткән, бу — планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә. 

Республикада «Мобиль сырхауханә» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мобиль комплекслар, муниципаль берәмлекләргә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге барлыгы дүрт медицина оешмасына беркетелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юлламасында, халыкның сәламәтлеген саклауда диспансеризациянең мөһим роль уйнавын әйтеп, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен әлеге хезмәтнең үтемлеген тәэмин итәргә өндәде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев