Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бозлавык һәм томан көтелә, урыны белән яңгыр явачак

Көчле җил чыгарга мөмкин.

Татарстанда бу атна башында бозлавык һәм томан көтелә, урыны белән явым-төшем күзәтелергә, көчле җил чыгарга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».

Дүшәмбе, 13 ноябрьдә, төнлә һәм иртән республикада яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем фаразланды. Төнлә һава температурасы +3..-1 булса, көндез +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 14 ноябрьдә, бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк, төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6, көндез +3..+8 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 12 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..-2 градус тәшкил итсә, көндез +1..+6 градус җылы булуы көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев