Татарстанда битлек режимын туктатып тору турында карар чыккан
ТР Министрлар Кабинеты 19 марттагы 208 нче “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы карарга үзгәрешләр кертелгән.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәҗбүри битлек режимын туктатып тору турында карарны имзалаган.
Битлекләрне кию хәзер 65 яшьтән өлкәнрәкләргә hәм хроник авырулары булган кешеләргә генә киңәш ителә.
Карар 6 июньдә үз көченә кергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев