Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда җәйнең нинди буласы билгеле

Һава температурасы климатик нормага туры килә.

Татарстанда җәй көне һава температурасы норма чикләрендә фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге синоптиклары хәбәр итте.

Мәсәлән, июнь аенда һаваның уртача температурасы +17,8, ә уртача айлык явым-төшем күләме — 60 мм. Җәйнең икенче ае иң эссе булачак, уртача температура +19,9 градуска җитәчәк, июльдә явым-төшем күләме — 56 мм.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, август аенда һава температурасы +17,7 градус булыр дип көтелә, айлык явым-төшем күләме якынча 54 мм. булыр дип фаразлана.

Көзнең беренче аенда һава температурасы шулай ук климат нормасы кысаларында булачак һәм +11,9 градус тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев