Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 245 кешенең коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Мессенджерлар аша таратылган, төнлә вертолетлардан дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәкләре турындагы хәбәр дә - провокация.

Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 кешенең әлеге авыруны йоктыруы турындагы хәбәрне ялган дип атады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Татарстанда, имештер, коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлүе турында ялган хәбәрләр тарата башладылар. Әлеге яңалыкларның авторлары ышандыруынча, республикада, янәсе, рәсми мәгълүматлар буенча инде 245 кеше Covid-19 коронавирусын эләктергән. Алар хәтта районнар буенча статистиканы да китерә.

Болардан тыш, социаль челтәрләрдә тагын бер ялган хәбәр таралды. Татарстанлыларны бүген 23.00-5.00 сәгатьтә хәрби вертолетларның дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәге хакында кисәтәләр. Авторлар ишек һәм тәрәзәләрне ябарга, урамга чыкмаска чакыра. Коткы таратучылар ниндидер хәрби частькә сылтама ясый.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бу хәбәрләрнең барысы да - ялган.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X