Татарстанда 2024 елга производство календаре басылып чыкты
Яңа елның беренче аенда татарстанлылар 17 көн эшләячәк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үз сайтында 2024 елга производство календарен урнаштырды, дип яза «Татар-информ». Гадәттәгечә, гыйнвар аенда республика халкын иң күп бәйрәм һәм ял көннәре көтә — Яңа елның беренче аенда татарстанлылар 17 көн эшләячәк.
Республикада яшәүчеләрне февраль (23-25), март (8-10), апрель (28 апрель — 1 май), май (9-12), август (30 август — 1 сентябрь) айларында да озын яллар көтә.
Ноябрь бәйрәмнәре кыскартылган эш көне белән бүленәчәк (5 ноябрь — сишәмбегә, Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне дүшәмбе һәм чәршәмбегә туры килә).
Элегрәк Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елга бәйрәм көннәре календарен бастырып чыгарган иде. Аның нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәре 10 көн (30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр) дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев